news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нурлатта түләүсез ризык өләшү пункты ачылачак

Ризык өләшү пунктында мохтаҗлык кичергән һәркем түләүсез рәвештә көненә бер мәртәбә кайнар ризык ала алачак.

(Нурлат, 31 гыйнвар, «Татар-информ», «Нурлат —информ»). Хәзерге вакытта Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгенең бер буш бүлмәсендә ремонт эшләре бара. Биредә мохтаҗларга кайнар ризык өләшү пункты урнашачак.

Узган Рамазан аенда санитар-эпидемиологик чикләүләр аркасында ифтар мәҗлесләре үткәрмичә, мөхтәсибәттән үзәкләшкән рәвештә азык-төлек җыелмалары таратуны оештырганнар иде. Бу изге гамәл барышында районда авыр тормыш хәлендә калган, ялгыз яшәүче кешеләрнең, социаль яктан имин булмаган гаиләләрнең булуы ачыкланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Зур шәһәрләр мисалында без дә район җитәкчелеге һәм республика Диния Нәзарәте теләктәшлеге белән ризык өләшү пункты оештырып җибәрергә карар иттек», — диде район мөхтәсибе, ризык өләшү пункты ачуны башлап җибәрүче Наил хәзрәт Әбелханов.

Наил хәзрәт сүзләренчә, алар мондый зур эшкә алыныр алдыннан Нәзарәт карамагындагы «Зәкят» хәйрия фондында булып, аның эш тәҗрибәсе белән танышып кайтканнар. Әлеге изге гамәл халыктан кергән сәдака һәм хәйрия акчаларына тормышка ашырылачак.

Ризык өләшү пунктында мохтаҗлык кичергән һәркем түләүсез рәвештә көненә бер мәртәбә кайнар ризык ала алачак. Киләчәктә биредә социаль ашханә дә ачарга ниятлиләр.


news_right_1
news_right_2
news_bot