news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Татарстанның тарихына һәм табигатенә багышланган басмаларны тәкъдим иттеләр

Вакыйга җәмәгатьчелек, мәдәният һәм мәгариф вәкилләре катнашында узды.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәттә Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты басмаларын тәкъдим ителде. Анда тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Искәндәр Гыйләҗев һәм югары уку йорты вәкилләре катнашты.

Вакыйга җәмәгатьчелек, мәдәният һәм мәгариф вәкилләре катнашында узды. Бу хакта « Знамя труда» газетасы яза.

Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә, институт басмаларын республика районнарында тәкъдим итү күркәм традициягә әйләнде.

Соңгы елларда Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тармак проектлары өстендә эшли — бу «Россия Федерациясендә татарлар күпләп яши торган төбәкләр» һәм «Татарстан Республикасының юкка чыккан торак пунктлары» белешмәлекләре.

«Россия Федерациясендә татарлар күпләп яши торган төбәкләр» фәнни-белешмә басмасы — Россиядә татар халкының таралып урнашу һәм хәзерге торышының гомуми картинасы күрсәтелгән беренче комплекслы эш.

Шулай ук ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларынада республика символикасына багышланган китап чыкты. «Тататарстан Республикасы табигате һәм табигый ресурслары» энциклопедиясе дә казанышлар җыелмасында аерым урын алып тора.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100