news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда санкцияләнмәгән акциягә берничә дистә кеше килгән

Җыелганнарга ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов мөрәҗәгать итте.

Казанда санкцияләнмәгән акциягә берничә дистә кеше килгән

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Санкцияләнмәгән акциягә Казан үзәгенә нибары берничә дистә кеше килгән.

Урыннардан агентлык хәбәрчеләре хәбәр итүенчә, акция Камал театры каршындагы мәйданда уза, хокук саклау органнары вәкилләре закон һәм тәртип үтәлешен күзәтә.

Хәзерге вакытта шәһәр үзәгендә барысы да тыныч. Камал театрына җыелучылар белән аралашу өчен ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов килде. Ул бүгенге акцияләрнең законсыз булуын аңлатты, аларны оештыручылар закон буенча тиешле гариза тапшырмаган.

Бауман урамындагы халәт гадәти ял көнендәге кебек.

23 гыйнвар белән чагыштырганда, кешеләр Россия шәһәрләрендә санкцияләнмәгән акцияләргә аз җыелды. Владивосток һәм Хабаровскта, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җирле хакимият вәкилләре мәгълүматлары буенча, урамнарга чыгучылар 60 кешедән артмаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100