news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дамир Фәттахов: Гражданлык позициясен белдерүнең законлы формалары күп

Татарстан яшьләр эшләре министры җыелучыларга закон буенча акцияне ни өчен килештермәүләре турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте.

Дамир Фәттахов: Гражданлык позициясен белдерүнең законлы формалары күп

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Камал театры янындагы мәйданда җыелучыларга Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренчә, ул яшьләрдән бүген нинди максат белән урамга чыгулары турында сорарга килгән.

«Сезнең изге ният белән чыгуыгызда шик юк, ул хөрмәт уята. Мин диалогның төрле формалары балыгын әйтәсем килә, сез моны бик яхшы аңлыйсыздыр, мин һәрхәлдә, моңа ышанам. Бүген монда, кызганыч, законсыз митинг, оештыручылар беренчесендә дә, икенче тапкыр да хәтта гариза да бирмәгән», — дип аңлатты җыелучыларга Дамир Фәттахов.

Министр шушы көннәрдә яшьләр белән очрашуын һәм законсыз акцияләрне хупламавын, ләкин һәрвакыт яшьләр белән диалогка әзер булуын искәртте.

«Без сөйләшергә, фикерләшергә, диалогта булырга каршы түгел. Социаль челтәрләрдә миңа мөрәҗәгать итүчеләр белән очраштым, һәм без сөйләшүнең төрле формалары, диалогның төрле формалары, шул исәптән Татарстанда да булуы хакында фикер алыштык. Ә бу митингка хәтта гариза да юк. Ул бүген хакимиятнең каршы булуыннан түгел, ә оештыручылар бу гаризаны тапшырмаганга күрә законсыз», — дип аңлатты Фәттахов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100