news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан 24» телеканалында быел татар телендә тапшырулар чыга башлау ниятләнә

Айдар Сәлимгәрәев телевизион сурәт сыйфаты яхшырачагын әйтте.

«Татарстан 24» телеканалында быел татар телендә тапшырулар чыга башлау ниятләнә
архив/Султан Исхаков

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татарстан 24» телеканалы быел татар телендә тапшырулар чыгара башларга ниятли. Бу хакта бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте.

«Төбәк цифрлы тапшыруларны модернизацияләү телевизион продукцияне югары сыйфатлы форматта әзерләү мөмкинлеге бирәчәк. Быел бу телеканалда татарча тапшырулар башлау ниятләнә», — диде.



Галерея: «Татмедиа» агентлыгы коллегиясенең кинәйтелгән утырышы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100