news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Татмедиа» газета-журналлар белән вендинг автоматларын куярга ниятли

Шамил Садыйков мондый аппаратларның плюсларын атады.

 Быел «Татмедиа» газета-журналлар белән вендинг автоматларын куярга ниятли
Рамиль Гали

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел «Татмедиа» агентлыгы газета-журналлар белән вендинг автоматларын куярга ниятли. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әйтте.

«Казан сәүдә үзәкләрендә һәм социаль әһәмияткә ия объектларда брендлы вендинг автоматларын куяю ниятләнә. Вендинг аппаратлары плюслары — матбугат таратуның түбән үзкыйммәте, үтемлелек, уңайлылык», — диде ул.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров яңа вендинг автоматын сынап карады.



Галерея: «Татмедиа» агентлыгы коллегиясенең кинәйтелгән утырышы




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100