news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Айдар Сәлимгәрәев газета-журналлар сату нокталарын арттыру мәсьәләсен күтәрде

Аның фикеренчә, вакытлы матбугат сату павильоннарына дәүләт программасы кирәк.

Айдар Сәлимгәрәев газета-журналлар сату нокталарын арттыру мәсьәләсен күтәрде
Рамиль Гали

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда газета-журналлар сату нокталарын арттыру кирәк. Бу хакта бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе утырышында ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтте.

«Елдан-ел вакытлы матбугат сатучы нокталар кими. Бу мәсьәләдә республика, Казан яхшы позициядә түгел. Аерым павильоннарга ярдәм буенча дәүләт программасы кирәк», — диде ул.

Айдар Сәлимгәрәев Россия шәһәрләрендә, чит илләрдә пресса павильоннары киңәя баруын билгеләп узды.

Республикада матбугат сатучы 233 сәүдә объекты исәпләнә. 2018 ел белән чгыштырганда, аларның саны 20 процентка кимегән. «Кече һәм бизнес бу проблеманы хәл итүгә алынырга әзер, ләкин ярдәмсез булмый. Электр энергиясенә тарифларны киметү, җиргә аренда бәясен киметү», — диде.



Галерея: «Татмедиа» агентлыгы коллегиясенең кинәйтелгән утырышы


news_right_1
news_right_2
news_bot