Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан укытучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлиләр
Татарстан укытучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлиләр
(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ", Ирина Пашкеева). Бүген Казанда мәгариф бүлеге белгечләре, гомум белембирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм укытучылары өчен бердәм дәүләт имтиханнары үткәрү буенча ике көнлек республика семинары ачылды. Семинарда Федераль педагогик тикшеренүләр институты һәм Россия Федерациясенең квалификация күтәрү һәм мәгариф хезмәткәрләрен яңадан әзерләү академиясе вәкилләре катнаша.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итүләренчә, быел Татарстан беренче тапкыр имтиханнар тапшыруның яңа системасына кушыла.
Бердәм дәүләт имтиханнарын кертү тәҗрибәсе Россиядә 2001 елда башланды, ул вакытта анда 5 төбәк катнашты. 2004 елда РФның 65 субъектыннан 900 меңгә якын укучы бердәм дәүләт имтиханы биргән. Быел әлеге имтиханны бирүдә 78 төбәк, шул исәптән, Татарстан да катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз