news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сораштыру: Россиядә ун кешенең сигезе 31 декабрьнең һәрвакыт ял көне булуын тели

Хатын-кызларның – 84, ир-атларның 79 проценты шул хакта хыяллана.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең күпчелеге 31 декабрьнең рәсми рәвештә эшләми торган көн булуын тели. Бу хакта SuperJob сервисы хәбәр итә.

Россиялеләрнең 80 проценты 31 декабрь һәрвакыт ял көне булырга тиеш дип саный. Хатын-кызларның – 84, ир-атларның 79 проценты шул хакта хыяллана. 34 яшьтән кечерәк россиялеләрнең – 85, 45 яшьтән өлкәнрәкләрнең 79 проценты 31 декабрьдә ял итәргә тели.

Мегаполисларда яшәүчеләргә килгәндә, Волгоградта (89 процент) һәм Казанда (88 процент) 31 декабрьнең гомумроссия күләмендә ял көне булуы турында хыялланалар. Красноярскида (73 процент) һәм Екатеринбургта (74 процент) исә елның соңгы көнендә ял итәргә теләүчеләр азрак.

news_right_1
news_right_2
news_bot