Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Яшьләр форумы татарга каршы чыгышы өчен Панджавидзедан Тукай премиясен алуны сорый
Режиссер Михаил Панджавидзе туган телендә сөйләшүче татарларны «толерант түгел» дип атый, моңа «җирле милли кадрлар» гаепле ди һәм моны аларның сепаратизмга омтылу билгесе дип игълан итә.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). «Режиссер, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында күп кенә спектакльләр куйган Михаил Панджавидзеның социаль челтәрләрдә калдырган шовинистик фикерләре татар җәмәгатьчелегенең тәнкыйтенә дучар булды. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы хәбәр итә.
Аерым алганда, ул туган телендә сөйләшүче татарларны «толерант түгел» дип атый, моңа «җирле милли кадрлар» гаепле ди һәм моны аларның сепаратизмга омтылу билгесе дип игълан итә. Режиссер шулай ук соңгы вакытта яшьләрнең торган саен күбрәк татарча сөйләшүеннән зарлана. Хәтерне калдыра торган әлеге фикерләр турында кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары язып чыкты инде, шунлыктан биредә аның татарларга каршы, татар халкына карата нәфрәт уята торган цитаталарын сүзгә-сүз китерүнең мәгънәсе юк.
2008 елда Панджавидзеның Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булуы аеруча ачуны китерә. Әлеге премия татар теленең символы, гомер буе татар теленә дан җырлаган, җәмәгать эшлеклесе буларак шовинизмның шундый чагылышларына каршы көрәшкән кеше хөрмәтенә аталган. Әйтик, 1907 елда Габдулла Тукай Дәүләт Думасында сәясәтче Владимир Пуришкевичның (ул да Михаил Панджавидзе кебек үк татар халкына карата тискәре фикерләр әйтә һәм татар-мөселман мәктәпләре ачу өчен татарларга Төркиягә китәргә куша) сүзләренә җавап итеп «Китмибез» шигырен яза. Таныш вазгыять һәм таныш сүзләр, шулай бит? Шуннан соң 100 елдан артык вакыт узган һәм Владимир Пуришкевичның эшен дәвам итүчеләр хәзер Тукай премиясен ала, өстәвенә татар халкын мыскыл итә.
Михаил Панджавидзе социаль челтәрләрдә берничә тапкыр шовинистик һәм татарларга каршы сүзләр язганда, болар уйламыйча әйтелгән сүзләр дияргә нигез юк. Ул үз фикерен катгый рәвештә белдерә һәм уйлап бетерелмәгән сүзләр дигән шик тумый да.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Тукай премиясе лауреатының үз-үзен болай тотышын тәнкыйтьли һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны мәсхәрәләү дип саный.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Михаила Панджавидзены Тукай премиясе лауреаты исеменнән мәхрүм итәргә кирәк дип саный. Бүген дөньяда милли килешмәүчәнлек, ксенофобиягә каршы көрәш һәм үзара хөрмәткә зур игътибар бирелгәндә, мондый практикалар актив кулланыла. Мәсәлән, заманында ДНКны ачкан өчен Нобель премиясенә лаек булган Америка галиме Джеймс Уотсон соңрак расаларга кагылышлы сүзләре өчен мактаулы исемнәрдән мәхрүм ителә. Мондый тәҗрибә безнең илдә дә кулланылырга тиеш. Россия Конституциясе халыкларның тигезлеген һәм ксенофобиягә юл куелмаска тиешлеген гарантияли. Тукай исемендәге премия — хосусый проект түгел, ә татар теле үсеше өчен бирелә торган дәүләт бүләге. Татар телен һәм татар халкын мәсхәрәләүче кешеләр мондый бөек исемне йөртергә лаеклы түгел дип саныйбыз», диелгән мөрәҗәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз