Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2022 елда Пенсия фонды россиялеләргә социаль ярдәм чараларын киңәйтәчәк
Социаль ярдәм чарасын рәсмиләштерү өчен Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Яңа елда Россиядә социаль ярдәм чаралары киңәйтеләчәк. Алар хәзерге вакытта социаль яклау органнары, Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте тарафыннан билгеләнә торган чаралар хисабына тулыланачак, диелә РФ Пенсия фонды сайтында.
Матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, ярдәм чараларын алу һәм рәсмиләштерү шартларын үзгәртү күздә тотылмый: элеккеге кебек үк, тиешле гариза гына тапшырырга кирәк булачак. Шулай да 2022 елда түләүләрне алу тәртибе гадиләштерелә. Мисал өчен, гражданинны документлар пакетын мөстәкыйль рәвештә җыюдан азат итәчәкләр: фонд ведомстволардан кирәкле мәгълүматларны үзе соратып алачак.
Социаль ярдәм чарасын рәсмиләштерү өчен Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, әмма алга таба россиялеләр электрон гаризаларны Дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирә алачак.
Фондта билгеләп үтүләренчә, декабрь аенда кайбер категорияләр өчен индексация үткәрелде. Аерым алганда, бу – ноябрьдә 80 яше тулган кешеләр – аларның пенсиясе 12 088,96 сумга кадәр артты.
Индексация шулай ук 2021 елның августына кадәр эшләгән, ә соңыннан җәй ахырында эштән киткән гражданнарга да кагылачак.
Шулай ук пенсияне яңадан исәпләү өчен гариза тапшырган кешеләрнең дә акчасы артачак. Өстәмә түләүләр автомат рәвештә исәпләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз