news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәр эшсез кешегә бер вакансия туры килә

Республика эш бирүчеләре бер атна эчендә эш эзләүчеләргә 2 699 яңа эш урыны тәкъдим иткән.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Бер атна эчендә Татарстанда эшсезләр саны 2 860 кешегә кимегән. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республика мәшгульлек хезмәтләренә эш бирүчеләр тарафыннан белдерелгән хезмәткәрләргә ихтыяҗ 48,2 мең вакансиягә туры килә. Бер атна эчендә эш бирүчеләр 2 699 эш урыны тәкъдим иткән», - диелә хәбәрдә.

Эшен күптән түгел югалткан 1 051 кешенең моңа кадәр рәсми эш урыны булган, тагын 45 кеше оешманың ябылуы яки хезмәткәрләр санын яисә штатын кыскартуга бәйле рәвештә эшсез статусын алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100