news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орденының күчермәсен урнаштырдылар

Фотографияне Кукмара районы башлыгы инстаграмга куйган.

Кукмарада «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орденының күчермәсен урнаштырдылар
instagram.com/sergeidimitriev

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Мамадыш ягыннан Кукмарага кергән урында «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының күчермәсе барлыкка килде. Бу хакта инстаграмда үзенең аккаунтында Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сөйләде. 

«Югары бүләкне республика Президенты „терлекчелек өлкәсендә зур казанышлар һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен“ биргән», — диде республика җитәкчесе. 

Язылучылар моңа уңай бәя биргән, комментарийлар һәм лайклар калдырганнар. «Супер!», «Рәхмәт!», «Булдыргансыз!», Бу идея супер һәм Кукмара хәрефләре дә янып тора», — дип язганнар. 

Калганнар исә әлеге конструкциягә вандаллар зыян китерергә мөмкин дип борчылган. 

«Ватмасыннар һәм алып кына китмәсеннәр», — дип язган gulshi. 

news_right_1
news_right_2
news_bot