news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Чаллы су каналы» предприятиесен Комсомол районының элеккеге башлыгы җитәкләде

Владислав Гаврилов 1964 елда Чувашиянең Урмар районы Зур Яниково авылында туган, «физик тәрбия» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган.

(Чаллы, 30 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). 56 яшьлек Владислав Гаврилов (аны Автокалада Комсомол районының элеккеге башлыгы буларак беләләр) Чаллы торак коммуналь хуҗалыгы һәм «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте бүлекчәсенең төп предприятиесе - «Чаллы су каналы» ЯАҖ җитәкчесе итеп билгеләнде.

Владислав Гаврилов 1964 елда Чувашиянең Урмар районы Зур Яниково авылында туган, «физик тәрбия» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган.

Гаврилов үзенең хезмәт юлын 1989 елда башлаган. КАМАЗның Физкультура һәм спорт идарәсе каршында баш белгеч, «КАМАЗ-Дизель» ААҖнең кадрлар бүлеге башлыгы, «КАМАЗ» ААҖ Хезмәт мөнәсәбәтләре департаменты директоры урынбасары – үсеш бүлеге башлыгы, «КАМАЗжилбыт» ЯАҖ генераль директоры булып эшләгән.

2014-2017 елларда Комсомол районы башлыгы, Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифаларын биләгән. Соңгы вакытта «КАМАЗ-Энерго» ҖЧҖ генераль директоры булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100