news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта бәлешле-казлы ярминкә булды

Какланган, ысланган, тозланган, тутырылган каз түшкәләре бәйрәм күркенә әверелде.

Актанышта бәлешле-казлы ярминкә булды
Актаныш районы мәгълүмат үзәге

(Актаныш, 30 декабрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Лилия Бәхтиева). Бүген Актаныш райондашларны, кайткан кунакларны эксклюзив ярминкә белән таң калдырды. Татар халкының иң танылган милли ризыгы булган бәлешне бу көнне теләгән һәрем сатып ала алды. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Бәлеш ярминкәсендә авыл җирлекләре, район үзәгендә урнашкан белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре, оешмалар катнашты.

Ярминкә өстәлен бәлеш белән беррәттән каз, каз продукциясе дә бизәде. Какланган, ысланган, тозланган, тутырылган каз түшкәләре бәйрәм күркенә әверелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100