news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне буранда игътибарлы булырга өнди

Бүген һәм иртәгә республика территориясендә кар, буран һәм җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр булуы көтелә.

Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне буранда игътибарлы булырга өнди
ГИБДД РТ

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә начар һава шартларында аеруча сак булырга киңәш итте.

Бүген һәм иртәгә республика территориясендә кар, буран, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр булуы көтелә.

ЮХИДИ йөртүчеләргә начар юл шартларында хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайлау мөһимлеге турында искә төшерә.

Куркыныч маневрлардан тыелып торырга, куркынычсызлык каешларын, махсус балалар утыргычларын кулланырга һәм үз хәлегезгә игътибарлы булырга киңәш ителә.

Җәяүлеләргә юл аша бары тик махсус урыннардан гына чыгарга һәм барлык автомобильләр дә туктарга өлгерүенә ышанырга, ә юл аша бала белән чыкканда, аны кулыннан тотарга кирәк.

ЮХИДИ юлда йөрүчеләргә һава шартларын исәпкә алырга өнди, ә юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, 8 (843) 533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә чакыра.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100