news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор татарстанлылардан снюс белән кайда сату итүләре турында хәбәр көтә

Республика ведомствосы кайнар линияне 26 декабрьдә ачты.

Роспотребнадзор татарстанлылардан снюс белән кайда сату итүләре турында хәбәр көтә
pixabay.com

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Татарстан халкы нинди киоскларда, ларекларда һәм кибетләрдә снюс белән сәүдә итүләрен хәбәр итсен өчен кайнар линия ачты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына идарә җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

«Бүген безгә мондый продукцияне сату урыннарына тикшерү үткәрү һәм әйләнештән алу өчен халыкның хәбәр итүе кирәк. Без Татарстанның битараф булмаган кешеләреннән хәбәрләр көтеп калабыз. Безнең бурыч булып, республика территориясендә әлеге продукция сатуны балалар яңа ел каникулларыннан чыгуга бетерү тора», — дип аңлатты Татарстанның баш санитар табибы.

25 декабрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 18 яшьтән кечерәк затларга никотинлы продукция сатуны тыю турындагы законга кул куйды, гамәлдәге законга төзәтмәләр һәм өстәмәләр федераль дәрәҗәдә — РФ Дәүләт Думасында да әзерләнә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100