news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры бинасы совет чорында төзелгән иң кызыклы корылмалар унлыгына кергән

Социаль челтәрләр кулланучылар Волгоградтагы «Сталинград сугышы» музей-панорамасын иң кызыклы корылма дип атаган.

Камал театры бинасы совет чорында төзелгән иң кызыклы корылмалар унлыгына кергән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә совет чоры архитектурасының иң кызыклы корылмалары унлыгына Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасы кергән. Ул Бөек Новгородтагы Достоевский исемендәге драма театры белән 6-7нче урынны бүлешкән. Социаль челтәр кулланучылары арасында сораштыруны Tvil.ru сервисы үткәргән.

Иң кызыклы совет корылмасы Волгоградтагы «Сталинград сугышы» музей-панорамасы булган. Аның өчен респондентлар якынча яртысы (48,33 процент) тавыш биргән. Икенче урында Кырымдагы «Курпаты» архитектура ансамбле (16,67 процент), өченче урында Мәскәүнең Боҗра йорты (8,33 процент) тора.

Иң кызыклы корылмалар унлыгына шулай ук Домбайның «Тарелка» кунакханәсе, Сочиның «Металлург» шифаханәсе һәм Екатеринбургның Филатов исемендәге циркы кергән.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Кабан күле яр буе кичке ял өчен Россиянең иң яхшы җиде яр буе исемлегенә кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100