news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Горки-Әмәт урманында 5 млн сумлык гигант термометр эшли башлады

Казанның «Горки» котельныеның төтен торбасы яктыртыла торган термометрга әверелде.

Горки-Әмәт урманында 5 млн сумлык гигант термометр эшли башлады
ok.ru

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Горки-Әмәт урманында Казанның «Горки» район котельныеның төтен торбасында 100 метрлы термометр эшли башлады. Бу хактагы мәгълүматны Парклар һәм скверлар дирекциясендә расладылар.

«Әйе, ул әлегә тест режимында, әле кичә генә демонтажны тәмамладылар», — дип җавап бирде Дирекциянең матбугат секретаре гигант термометр эшли башладымы, дигән сорауга. Арт-объектка «Казэнерго» кураторлык итә, дип өстәде ул.

Элек социаль челтәрләрдә зур градусник фотосурәтләре пәйда булды. Сурәттәге тасвирламада хәзерге вакытта арт-объект тест режимында эшли, ә тулысынча эш 2020 елның 1 гыйнварыннан башланачак, диелгән иде.

Көз көне Горки-Әмәт урманындагы котельный торбасының 5 млн сумлык градусникка әвереләчәге билгеле булды.

Кичә Горки-Әмәт урманында зур кар лабиринты ачылды. Аны атна ярымда сигез кеше төзеде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100