Юрий ПРОХОРОВ:

“Тарихта беренче тапкыр укытучыга эш сыйфаты өчен түләү кертелде”

Укытучы елы ахырына якынлашып килгәндә, бу елга ниндидер нәтиҗәләр ясау максатыннан, без республиканың мәгариф һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәисе Юрий Прохоров белән очрашып сөйләштек. Озак еллар дәвамында белем бирү системасында кайнаган кеше буларак, аның фикерләре кызыклы тоелды.

Юрий Петрович, Укытучы елы ахырына якынлашып килә. Бу ел тарихта укытучылар хезмәтенә яңача түләү системасы кертелү белән калырдыр. Ул укытучыларга материаль хәлләрен ни дәрәҗәдә яхшыртырга мөмкинлек бирде?

Ю.П.: Укытучы елы бу ел белән тәмамлана дип әйтү дөрес булмас иде. Чөнки Укытучы елы бер ел белән генә чикләнергә тиеш түгел. Укытучы ул шундый һөнәр: аны барлык һөнәрләрнең анасы дип атап була. Укытучыдан башка шагыйрь дә, хаким дә була алмый. Бу ел укытучыга мөнәсәбәтне бераз гына үзгәртте дип әйтергә була. Хезмәткә яңача түләү системасына күчү - моның ачык мисалы. Әлеге уңай тенденция алга таба да дәвам итсен иде.
Без соңгы берничә елда яңа системага күчүнең зарурлыгы турында Хөкүмәт белән сөйләшүләр алып бардык. Хезмәт хакын түләү фонды арттырылмау аркасында гына, яңа системага күчә алмадык.Элек булган фонд кысаларында яңа системага күчәргә мөмкин түгел иде. Чөнки булган акчаны яңача бүлү генә бернигә китерми. Җәй уртасында без хезмәт хакы фондын арттыру һәм эш хакын яңача түләүгә күчүнең кирәклегенә тәмам ышандыра алдык. Бу елда чыгымнарны бер сумга арттыру каралмаса да, хезмәт хакы фонды 16 процентка үсте. Әмма моны күпләр аңлап бетерми. “16 процент нәрсә инде ул?” - диючеләр дә бар. Ә бит хезмәт хакы фондын үстерү өчен 2 млрд. сум акча кирәк булды. Төбәкнең шундый шартларда мондый адымга баруы - Россиядә сирәк күзәтелә торган хәл. Һәрбер нәрсәнең уңай ягы да, килеп җитмәгән яклары да бар. Бер генә система да бөтен кешене канәгатьләндереп бетерми. Акча беркайчан да күп булмый. Бигрәк тә безнең системада. Тагын бер уңай ягы шунда: без беренче тариф разрядының хезмәткә түләүнең минималь күләме дәрәҗәсендә - 4330 сум булуына ирештек. Бу хакта Хөкүмәт тә, финанс һәм икътисад министрлыклары да горурлык белән сөйли. Ә бит моның кирәклеген раслар өчен, күпме тырышырга туры килде. Чөнки бүген кеше минималь хезмәт хакыннан да азрак эш хакы ала алмый. Без ел буена, азапланып, 4330 сумның төп нигез булуын аңлатырга тырыштык. Чөнки калган өстәмәләр шуннан башлана. Бездә бүгенге көнгә кадәр күп тармакларда 4330 сум акча 1800 сум күләмендәге окладтан, компенсация, кызыксындыручы өстәмәләрдән җыела. Өченчедән, без укытучының бөтен эш төрләрен аныкладык. Аның база окладын, стаж, квалификация, сыйныф җитәкчелеге, дәфтәр тикшергәне, методика берләшмәдә эшләгәне, мактаулы исемнәре һәм бүләкләре өчен түләүләрне аерып күрсәттек. Менә без элек укытучыларга 771 сум акча бирә идек. Әмма аның нәрсә өчен түләнгәнлеге аңлашылмый иде. 598 сум компенсация ни өчен түләнә иде? Бу да аңлашылмый. Аз булса да, хәзер без һәр эш төре өчен күпме түләнгәнен беләбез. Мин моны нормаль хәл дип әйтмим. Мин һәрвакыт дәфтәр тикшергән өчен ала торган акчаның азрак икәнлеген әйтә киләм. Дәфтәр тикшерү – зур хезмәт. Ул сыйфатка турыдан-туры йогынты ясый. Без әле бу мәсьәләгә, һичшиксез, әйләнеп кайтачакбыз. 2011 елның 1 сентябренә кадәр без бу саннарны арттыру буенча Хөкүмәт белән эш алып барачакбыз.
Аннан соң без бу системада хезмәт хакының база өлешен югары дәрәҗәдә булдыруга ирештек. Әгәр укытучы югары белемле булса, ул бернинди өстәмәләрсез дә - 6495 сум, урта махсус белемле икән, 5326 сум акча алачак. Әгәр яңа гына уку йортын тәмамлап килгән югары белемле белгеч 3 мең сум алса, хәзер аңа 6495 сум түләнә. Бик күпләр моны аңлап бетермәсә дә, бу бик зур үсеш. База өлеше хезмәт хакының 70 процентын тәшкил итә. Укытучы моны ачык белергә тиеш. Элек бу күрсәткеч 35-40 процентны тәшкил итә иде. Менә югары уку йортында белем бирүче профессор 5300 сум хезмәт хакы ала. Дәүләт өчен хурлык бу.
Хәзер кызыксындыру өлешен 25 проценттан 30 процентка кадәр җиткерү өстендә эш алып барыла. Кызыксындыру өлешенә стаж, квалификация, мактаулы исемнәр, эш сыйфаты өчен түләүләр, премия керә. Тарихта беренче тапкыр эш сыйфаты өчен түләү кертелде. Боларның барысы да төрле категорияләрдә хезмәт хакының төрлечә артуына китерде. Кайберәүләрнең хезмәт хакы фонды 16 процентка артты, хезмәт хакы да шул күләмдә артачак дип уйлавы дөрес түгел. Эш сыйфаты өчен түләү өлеше кайберәүләрнең хезмәт хакын сизелерлек арттыра. Мәсәлән, шәһәр мәктәпләрендә хезмәт хакы 20-21 процентка, авыл мәктәпләрендә 11-13 процентка үсте. Бу шәһәр мәктәпләрендә сыйныф җитәкчелеге өчен түләүнең зур булуы белән аңлатыла. Алар федераль бюджеттан мең сум өстенә сыйныф өчен 300 сум һәм класстагы һәр бала өчен утызар сум акча ала. Сыйныф җитәкчелеге өчен генә дә 2 мең сумлап акча чыга. Авыл җирендә укучылар саны аз, шуңа күрә авыл укытучыларының акчасы кимрәк була. Без, яңа системага күчсәк тә, авыл җирендә эшләгән өчен 25 процент түләүне саклап калдык.

Юрий Петрович, конкрет алганда, яңа система укытучыларның кайсы категорияләре өчен отышлы булды?

Ю.П.: Бу системадан урта махус һәм югары белемле яшь белгечләр отты. Аларның хезмәт хакы 40-45 процентка артты. Алар элек 6800 сум акча алган булса, хәзер исә 10900 сум хезмәт хакы түләнә. Алай да канәгатьсезлек белдереп шалтыратучылар бар. Без әле яшь белгечләргә дигән 866 сум өстәмәне саклап калдык. Алар, шулай итеп, икенче категорияле югары белемле укытучы кебек хезмәт хакы ала. Бу яшьләр өчен бик зур аванс. Шулай ук белем бирү учреждениеләре директорлары; югары квалификацияле, зур стажлы, 18 сәгатьтән артык дәрес бирүче укытучылар отты.

Ә урта звено белән нишләргә? Кайбер укытучылардан хезмәт хакының артуы сизелмәве турында ишетергә туры килә ...

Ю.П.: Мин акча күп булмый дип гел әйтеп киләм. Әгәр эш хакы мең сумга артса, бу бөтенләй артуга керми, диләр. Әмма берәүнең дә акчасы мең сумнан да кимрәккә артмады. Хезмәт хакы мең сумнан 3 меңгә кадәр артты. Мин дә моны аз дип саныйм. Әмма 10 мең сумнан да кимрәк акча алган кеше юк. Димәк, уртача хезмәт хакы 9 мең сум урынына 11 мең сум булачак.

Юрий Петрович, 2011 елның 1 гыйнвареннан мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре педагогларын да хезмәткә яңача түләү системасына күчерү көтелә. Моңа әзерлек ничек бара?

Ю.П.: Монда да яшьләрнең хезмәт хакы 40 процентка арта. Тугызынчы, унынчы разряд буенча эшләүчеләр дә ота. Югары белемлеләр сизелерлек ота. Аларның оклады - 6495 сум, ул кискен үсеш бирә. Монда безне борчый торган бер бәхәсле мәсьәлә бар иде. Без аны, уртак фикергә килеп хәл иттек: педучилище тәмамлап эшләүчеләрнең дә хезмәт хакын компенсацияләр ярдәмендә арттыруга ирештек. Унөченче разряд өчен – 866 сум, икенче категория өчен 650 сум күләмендә компенсация түләнәчәк. Моның өчен республика бюджетында өстәмә рәвештә 53 млн. сум акча карала.
Мин директор булып эшләгәндә эшкә педучилище тәмамлап килүчеләрне алырга тырыша идем. Алар югары уку йортын тәмамлап килүчеләргә караганда, практик яктан яхшырак әзерлекле белгечләр булып санала.

Юрий Петрович, мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләре педагогларына хезмәт хакын арттыру балалар бакчаларына татар һәм инглиз телләрен белгән белгечләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәкме?

Ю.П.: Мин балалар бакчаларына күпләп эшкә килерләр, дип уйламыйм. Чөнки хезмәт хакы артык үсми. Хәзер татар телен өйрәтүдә проблемалар юк дип саныйм. Мин балалар бакчасында һәм башлангыч сыйныфта ук нарасыйларны татар теленә өйрәтергә кирәк дип уйлыйм. Бөтен милләт балаларын татар телендә яхшы сөйләшергә өйрәтерлек методика булдырырга кирәк. Бу бик зур казаныш булыр иде. Әмма бездә бу мәсьәләдә аңлау җитми.

Юрий Петрович, әгәр инде без белем бирү мәсьәләсенә кагылганбыз икән, әйтегез әле: Татарстанның 2015 елга кадәр мәгариф системасын яңартып коруга юнәлтелгән стратегиясе белем бирү системасын ни дәрәҗәдә үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк дип уйлыйсыз?

Ю.П.: Менә Укытучы елында педагогларны ноутбук белән тәэмин иттеләр. Кызганычка каршы, ноутбук бирелү белән, укытучының эше дә артты. Укытучы хәзер ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы порталына чыгарга, электрон журнал алып барырга тиеш. Әмма берәү дә гадәти журнал белән эшләүне бетермәде. Шуңа күрә бүген укытучылар шыпырт кына сукрана. Әлбәттә, ноутбук белән эшләү кызыклы да, кирәк тә. Әмма моны акрынлап кертергә кирәк иде. Хәзерге вакытта республикада төрле дәрәҗәдәге мәктәпләр бар. Бу юнәлештә алдынгылар, мәктәптә моның белән шөгыльләнүче система администраторы булганнар бар. Укытучы мәгълүмат белән генә тәэмин итеп тора, калганы администратор эше. Димәк, мәктәпләргә бу штатны кертү турында уйларга кирәк. Башкача эш бармый.
Аннан соң укытучыларны ноутбуклар белән тәэмин итү кирәкме, юкмы икәнлеген кем өйрәнгән соң? Бөтен ата-аналар өйләрендә компьютерга капланып, электрон журнал карар дип кем ышандыра ала? Әле бөтен кешедә компьютер да юк. Әгәр без начар укучы балаларны шулай контрольдә тотабыз дип уйлыйбыз икән, иң башта бу укучыларның нинди гаиләләрдән икәнлеген карарга кирәк. Аларның күпчелегенең ата-аналары үзләре контрольгә мохтаҗ. Алар компьютер урынына башка әйбер сатып алачак. Мондый ата-аналар, электрон журнал белән танышу түгел, мәктәпкә барырга да атлыгып тормый. Менә бу проблема. Авыл мәктәпләрен алсак, анда халык бер-берсен яхшы белә. Укытучы белән урамда күрешеп сөйләшсәләр, бөтенесе мәгълүм була. Икенчедән, без ата-аналарны мәктәптән ераклаштырабыз. Ата-аналар белән мәктәп арасындагы “тере элемтә” югала.

Мәгариф стратегиясе турында сөйләшүләр вакытында аның республика белем бирү системасын тамырдан үзгәртә алмавы турында фикерләр дә ишетергә туры килде ...

Ю.П.: Стратегияне тулысынча кабул итү өчен бик зур суммада акча кирәк булыр иде. Бүгенге көндә бу документның мәгарифне мәгълүматлаштыру һәм кадрлар сәясәте белән бәйле бүлекләре аерып чыгарылды. 2011 елның 1 сентябреннән иң яхшы укытучыларга 5 мең грант бүлеп биреләчәк. Алар ай саен бер оклад күләмендә өстәмә алачак.
Мәктәпләргә фән кандидатларын, докторларын җәлеп итүгә килгәндә, аларны ничек итеп кызыксындыру турында уйларга кирәк. Яңача түләү системасында аспирантларга, фән кандидатларына өстәмәләрне бетерделәр бит.
Кадрлар белән бәйле мәсьәләләрне хәл итмичә, нинди генә яхшы программа булса да, аны тормышка ашырып булмаячак. Бу стратегияне шулар гамәлгә кертә бит.
Менә укытучының планны бер елга төзеп куярга тиешлеген генә алыйк. Бу укытучыга булган мөнәсәбәтне күрсәтә дә инде. Мин үзем бер атналык итеп кенә төзеп куя алам. Җыеп кына әйткәндә, укытучыны кирәкмәгән артык эштән, төрле хисаплар бирүдән азат итәргә кирәк.

Укытучының хезмәт хакын арттырып кына, аның элеккеге вакытлардагы абруен кайтарып буламы?

Ю.П.: Әйе, бу төп нәрсә.

Аны хөрмәт итсеннәр өчен тагын ни эшләргә кирәк?

Ю.П.: Бу укытучының социаль тирәлегенә, шул ук ата-аналарга да бәйле. Монда массакүләм мәгълүмат чаралары зур роль уйный. Телеканалларда Свердловскида яки Чиләбедә укытучыларны кыйнау фактлары күрсәтелеп торса, билгеле, бу укытучыларның абруе үсүгә китермәячәк. Укытучы һөнәре үзенә җәлеп итсен өчен, аның турында югары позицияләрдән торып сөйләргә кирәк.

Юрий Петрович, республика һөнәр берлекләре эшчәнлегенә кире кайтып, педагогларның Укытучы елында санаторийларда сәламәтлекләрен ныгытуның торышы турында беләсе килә ...

Ю.П.: Быел 3 меңгә якын укытучы республика бюджеты хисабына бушлай юлламалар белән тәэмин ителде. Аннан соң 2 меңгә якын педагог өчен ташламалы юлламалар бирелде. Мондый юлламалар бәясенең 20 процент өлешен мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең һөнәр берлеге “күтәрде”. Моннан тыш, без һөнәр берлеге бюджеты хисабына укытучыларның төрле категорияләрен – яшь укытучыларны, төрле бәйгеләрдә җиңүчеләрне теплоходта туристик экскурсияләргә җибәрдек. Республикада бу юнәлештә эш җайга салынган. Быел бу максатларда 72 млн. сум акча бүлеп бирелсә, 2011 елда 80 млн. сум акча каралган.

Киләчәктә тагын нинди проектларны тормышка ашыру теләге белән “янасыз”?

Ю.П.: Хезмәткә яңача түләү системасын камилләштереп бетерергә кирәк. Ул ниндидер нәтиҗә алып килерлек, барлык кеше дә канәгать калырлык булсын.

Сез 2011 елга нинди өметләр белән керәсез, укытучыларга теләкләрегез нинди?

Ю.П.: Мин укытучыларга сәламәтлек, иминлек, иркен тормыш, түземлелек һәм чыдамлылык телим.

                                                                                                                                                                                        Әңгәмәдәш – Римма ГАТИНА