news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Арча муниципаль районында Кыш Бабай йортына QR-код белән генә кереп була

Оештыручылар кунакларга уеннар, әйлән-бәйлән, салют һәм башка сюрпризлар вәгъдә итә.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 4 декабрьдән Татарстанның Арча районында Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясендә кышкы сезон башлана. Тамашачылар бәйрәм программасын карый һәм яңа ел тылсымчысының өенә керә ала. Әмма моның өчен аларга коронавирустан вакцинация турында QR-код кирәк.

«Кыш Бабай һәм Кар Кызы резиденциясе» программасы бу көнне беркем дә онытмаслык күңелле мизгелләр вәгъдә итә. Өлкәннәр дә, балалар да күңел ачачак. Парк территориясенә кергәндә QR-код кирәк түгел, ә Кыш Бабай йортына һәм курчак тамашасына гына кирәк», диелгән резиденциянең инстаграмдагы аккаунтында.

Шулай ук вакцинация ясатмау өчен медицина күрсәтмәсе булган очракта да резиденциягә керергә мөмкин. Оештыручылар кунакларга уеннар, әйлән-бәйлән, салют һәм башка сюрпризлар вәгъдә итә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100