news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан кешеләренең 17 проценты җанисәптә Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашкан

Халык санын алу кампаниясенең тулы нәтиҗәләре киләсе ел азагына билгеле булачак.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Быел беренче мәртәбә җанисәптә Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә катнашып булды. Татарстанлыларның 17 проценты бу мөмкинлектән файдаланган.

Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) җитәкчесе Наталья Гатауллина сүзләренчә, Татарстанда яшәүчеләрнең 17 проценты җанисәптә мөстәкыйль рәвештә онлайн катнашкан.

«Без җанисәптә Дәүләт хезмәтләре порталы аша катнашучылар күбрәк булыр дип өметләнгән идек. Шулай да, башка төбәкләр белән чагыштырганда, безнең күрсәткечләр югары», — диде Наталья Гатауллина Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Халык санын алу төгәлләнде. Татарстанстат документларны анализлауга керешкән. Халык санын алу кампаниясенең тулы нәтиҗәләре киләсе ел азагына билгеле булачак.

«2022 елның гыйнвар азагына беренче якынча мәгълүматлар билгеле булачак. Тулы мәгълүматлар киләсе елның декабрендә тәкъдим ителәчәк», — диде Наталья Гатауллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100