news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов татар мәктәпләрен капиталь ремонт программасына кертергә тәкъдим итте

«Әти-әни баласын бакча яки мәктәпкә биргәндә тышкы сурәтенә дә, эчке матурлыгына да карый», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов татар балалар бакчасы һәм мәктәпләрен капиталь ремонт программасына кертү тәкъдиме белән чыкты.

«Зур проблемаларның берсе — татар бакчалары, татар мәктәпләре 1990 еллар башында оешсалар да, 1970-1980 елларда төзелгән. Әти-әни баласын бакча яки мәктәпкә биргәндә тышкы сурәтенә дә, эчке матурлыгына да карый. Исемлекне төзеп бирсәгез, мин Президентка мөрәҗәгать итәргә әзер», — диде Марат Әхмәтов Фатыйха Аитова исемендәге татар телендә белем бирә торган 12 нче гимназиядә очрашуда.

Ул Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназия, Әлмәтнең Риза Фәхретдинов исемендәге 1нче гимназия, Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия, Яшел Үзәннең 5нче гимназия, Лениногорскиның 5нче гимназия, Саяс Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе белән шөгыльләнүләрен әйтте.

«Бу мәсьәлә аерым мөрәҗәгатькә әйләнеп калырга тиеш түгел, моны системага кертеп җибәрергә кирәк. Ул кемнәрнеңдер ачуын чыгара торган булырга тиеш түгел», — диде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100