news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү метросында Казан күренешләре төшерелгән поезд йөри башлады

Поездда Байкал күле, Эльбрус таулары, Кунгур боз мәгарәсе, Камчатка крае гейзерлары һәм вулканнары турында сурәтләр дә бар.

Мәскәү метросында Казан күренешләре төшерелгән поезд йөри башлады
Ростуризм матбугат хезмәте

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Мәскәү метрополитенының Сокольники тармагы буенча Россия буйлап сәяхәтләргә багышланган туристик поезд йөри. Ул 29 майга кадәр була.

Вагоннар илнең төрле урыннарындагы пейзажлар белән бизәлгән, алар арасында Казан күренешләре дә бар. Бу хакта Ростуризм башлыгы Зарина Догузова сөйләде.

«Бүгенге көннән Мәскәү метросының тарихи Сокольники тармагында Россиянең дистәләрчә төрле туристик урыннары сурәтләнгән состав йөриячәк. Анда көньяк курортларыннан башлап Үзәк Россиянең тарихи шәһәрләре, Урал таулары һәм Кавказ гөмбәзләре буйлап Төньякның гаҗәеп поляр балкышына, Балтыйк буеның комлы калкулыклары һәм экзотик Ерак Көнчыгышка кадәр урыннар сурәтләнә», — дип хәбәр итте федераль ведомство җитәкчесе.

«Без туристлык брендлары булган нокталарны һәм юнәлешләрне генә сайлап калмыйча, гадәти булмаган, уникаль истәлекле урыннар, локаль гастрономияләр турында сөйләргә һәм зур илебезнең иң матур урыннарын күрсәтергә тырыштык», — дип аңлатты Догузова проект концепциясен.

Поездның һәр вагонында QR-код бар, аның ярдәмендә төбәк турында мәгълүмат алырга мөмкин булачак, дип өстәде Ростуризм башлыгы.

Шул ук вакытта һәр вагон ике туристик юнәлешкә багышланган. Иң кызыклы локацияләр һәм пейзажлар күрсәтелгән, шулай ук төбәкнең гастрономик үзенчәлекләре һәм иң популяр туристик маршрутлар тасвирлана.

Поездда Байкал күле, Эльбрус таулары, Кунгур боз мәгарәсе, Камчатка крае гейзерлары һәм вулканнары, Казан һәм Россиянең башка күп кенә почмаклары сурәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100