news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфа шәһәренең 450 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнәләр

Россия Президенты 2024 елда Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итү турында боерыкка кул куйды.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин бүген 2024 елда Уфага нигез салынуның 450 еллыгын бәйрәм итү турында боерыкка кул куйды. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров шул турыда үзенең социаль челтәр битләрендә җиткерде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Әлеге документ нигезендә өч ай дәвамында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчук рәислегендә бәйрәмгә әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты оештырылачак, диелгән хәбәрдә.

«Уфа шәһәре халкы исеменнән Россия Президентына кабул ителгән карары өчен зур рәхмәтемне белдерәм», - дип язган Радий Хәбиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100