news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия кунакханәләрендә чикләүләр кертелә

Хәзер кунакханәләрдә анда яшәмәгән кешеләргә хезмәт күрсәтү тыела.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Төркия кунакханәләрендә кайбер чикләүләр кертү планлаштырыла. Төркия Эчке эшләр министрлыгы коронавирус арту сәбәпле, рестораннар һәм кунакханәләр өчен берничә мөһим күрсәтмә чыгарды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәзер кунакханәләрдә анда яшәмәгән кешеләргә хезмәт күрсәтү тыела.

Товарны алып чыгып сатарга да ярамый. Моннан тыш, залда музыка 22.00 сәгатьтән соң яңгырарга тиеш түгел.

Хакимият отельерларга массакүләм тикшерүләр буласы турында кисәтә, чөнки күп кенә кунакханәләрдә үзләрендә яшәмәгән кешеләрне территорияләренә керткәннәр һәм мондый клиентларга бер тапкыр күрсәтелә торган төрле хезмәт күрсәткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100