news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир узды

Ярышларда Саба, Балтач, Арча муниципаль районнарыннан 14-30 яшьлек 20 киберспортчы катнашты.

(Саба, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Саба таңнары»). 29 нчы ноябрь көнне Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Балалар иҗат үзәгенең актлар залында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе Саба җирле штабы инициативасы белән яшьләр арасында киберфутбол буенча районара турнир үткәрелде. Бу хакта район газетасы яза.

Ярышларда Саба, Балтач, Арча муниципаль районнарыннан 14-30 яшьлек 20 киберспортчы катнашты.

Турнирда Булат Хәйретдинов (Арча районы) җиңүче булды, икенче урынны Марат Мөнәвиров (Саба районы) һәм өченче урынны Радмир Харитонов (Саба районы) яулады. Җиңүчеләргә һәм призерларга «Азимут»спорт инвентаре кибете бүләк сертификатлары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100