news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күп балалы 7 меңгә якын гаилә бушлай җир кишәрлеге алган

Исемлектә Татарстан башкаласыннан күп балалы 14 меңнән артык гаилә бар.

Казанда күп балалы 7 меңгә якын гаилә бушлай җир кишәрлеге алган
Михаил Захаров

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда исемлеккә кертелгән күп балалы 14 мең гаиләнең 7 меңгә якыны бушлай җир кишәрлеге алган инде. Татарстан башкаласының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә, программа гамәлдә булган чорда, Казанда яшәүче 6 мең 798 гаилә җир кишәрлеге алган. Аларның гомуми мәйданы 4 миллион квадрат метрдан артып китә», - дип искәртте докладчы.

Күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү программасы 2012 елның февраленнән гамәлгә ашырыла. Башта участок алуга хокукы булган исемлеккә Казанда яшәүче 1,1 мең гаилә керә иде. «Сигез ел эчендә ул 12,5 тапкыр артты һәм бүгенге көндә 14 мең 687 гаиләне тәшкил итә», - диде Галәветдинов.

2020 ел башыннан алып исемлеккә тагын күп балалы 1 меңнән артык гаиләне керткәннәр. Шул ук вакытта, Казан районнары хакимияте ай саен күп балалы 100-140 гаиләне теркәп исәпкә куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100