news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы пенсионерларны өстәмә рәвештә тикшерү турындагы мәгълүматны кире какты

Людмила Иванова-Швец элегрәк белдергәнчә, тикшерүләр «төньяктан» өстәмә түләүләр алучыларга да, шулай ук чит илдә яшәп, Россия пенсиясе алучыларга да кагылачак.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Россия пенсионерларының өстәмә керемнәрен тикшерергә җыенмыйлар. РФ Пенсия фонды гадәти форматта эшләвен дәвам итәчәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе башлыгының беренче урынбасары Андрей Исаевка сылтама белән хәбәр итә.

Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты «Кеше капиталын үстерү» Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец элегрәк кайбер хилафлыклар ачыклануы (законсыз өстәмә түләүләр һәм Россия гражданнарына пенсия түләп җиткермәү) турында белдергән иде. Шуңа бәйле рәвештә, 2021 елда аларның керемнәрен өстәмә тикшерүләр планлаштырыла, дигән хәбәр таралган иде.

Ул китергән мәгълүматлар буенча, тикшерүләр шул исәптән «төньяктан» өстәмә түләүләр алучыларга да, шулай ук чит илдә яшәп, Россия пенсиясе алучыларга да кагылачак.

«Әлеге яңалык бездә борчылу һәм гаҗәпләнү хисе уятты. Мин Россия Пенсия фонды башлыгы Максим Топилин, шулай ук хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов белән бу темага сөйләштем. Безгә ышандыруларынча, бернинди тикшерүләр дә планлаштырылмый», - дип белдерде Исаев.

Шуңа бәйле рәвештә, Иванова-Швец китергән мәгълүмат «бик сәер» тоела. Өстәвенә, иминият пенсиясе иминият стажы һәм пенсия түләүләре билгеләгәндә тикшерелә торган взносларга бәйле рәвештә исәпләнә.

Андрей Исаев аңлатып үткәнчә, хәзерге вакытта, киресенчә, пенсия билгеләгәндә гражданнарны һәртөрле тикшерүләр кимегәннән-кими. Шул исәптән, бу инвалидлык буенча пенсия билгеләүгә дә кагыла. Хәзер аны Россия Пенсия фонды медицина-социаль экспертиза мәгълүматларын алганнан соң автомат рәвештә исәплиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100