news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә Геройлар Аллесясендәге бюстларга QR кодлы табличкалар куелды

Бу эш грант акчаларына башкарыла.

(Чирмешән, 30 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). «QR — тарих» республика проекты кысаларында, республикада беренчеләрдән булып Чирмешән районы үзәгендәге Геройлар Аллеясында, һәр геройның бюстында QR код белән табличкалар беркетелде. Бу хакта район газетасы яза.

Әлеге проектның җитәкчесе, Сосновка авылы кызы Ольга Дютина табличкаларны урнаштыру чарасында үзе катнашты.

«Ел ахырына кадәр республикада 200 данә шундый табличка урнаштырырга планлыйбыз. Казанда, Питрәчтә, Яшел Үзәндә, Яңа Чишмәдә дә алардан файдалана башладылар. Максатыбыз — Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыкларын мәңгеләштерү», — диде Ольга Дютина.

Бу эш грант акчаларына башкарыла. Ольга Дютина «Татнефть» һәм «Росмолодежь» оештырган бәйгеләрдә катнашып грантлар ота. 800 мең сумга терәкләр (стойкалар) һәм табличкалар эшләтәләр.

Әлеге табличкаларны ябыштыру бәхете Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучыларына насыйп булды. Һәм алар беренчеләрдән булып, телефоннары ярдәмендә, табличкадагы код аша тарихка күчтеләр, каһарман-геройларыбызның биографияләре белән таныштылар. Моның өчен андроидларда — Яндекс, ә айфоннарда камера аша керергә кирәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100