news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Башлыгы түрәләргә бер-берсенә Яңа елга бүләк бирүне тыйды

Радий Хәбиров Башкортстанда түрәләр өчен корпоратив кичәләр үткәрелмәячәген искәртте.

Башкортстан Башлыгы түрәләргә бер-берсенә Яңа елга бүләк бирүне тыйды
Владимир Васильев

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәте әгъзаларына акчаны бер-берсенә Яңа ел бүләге сатып алуга сарыф итмәскә, ә мохтаҗ балаларга ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. Ул төбәк Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә түрәләргә мөрәҗәгать итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

«Түрәләр, бүләкләр темасы... Хәтта бер-береңә открытка да бүләк итмәскә дип килештек. Хәзер телефоннар, гаджетларда бөтенесе дә бар, котларга теләсәгез, СМС җибәрегез һәм шулай да күңелле булачак. Мин телефоннан шалтырату, СМС-хәбәр җибәрү җитә дип саныйм. Бүләккә акча сарыф итмәгез, балаларга ярдәм күрсәтсәгез яхшырак булыр», - диде Хәбиров.

Радий Хәбиров түрәләр өчен корпоратив кичәләр дә үткәрелмәячәген искәртте.

«Без инде икенче ел шушы принцип буенча яшибез. Корпоративларны бөтен нәрсә чәчәк аткач үткәрербез. Мин биредә түрәләрне күздә тотып әйтәм, шунлыктан моны эшләргә кирәкми. Күбрәк гаиләгез белән булыгыз, шуннан да яхшысы юк», - диде республика Башлыгы.

Аның сүзләренчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә ресторан һәм учреждениеләрнең ничек эшләячәге турында карар атна ахырында кабул ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100