news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлкидә яңа елга – яңа трансформаторлар

Электр кабельләре хәзер җир астыннан үтә

 (Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). Әлки районы электр челтәрләре хезмәткәрләре электр трансформаторларын (КТП) яңаларына алыштырган. Алар күп кенә мәгълүматларны турыдан-туры район электр челтәрләренең кизү тору пунктына тапшырырга сәләтле, күпкә хәвефсезрәк тә.

Бу көннәрдә Базарлы Матак урта мәктәбе янындагы трансформаторны яңасына алыштыру эшләре төгәлләнеп килә. Мәктәп янындагы һава электр линияләре дә бетерелгән. Электр кабельләре хәзер җир астыннан үтә. Район үзәгендә казначылык һәм янгын часте янындагы КТПлар да яңага алыштырылган. Шулай ук Юхмачыда өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортындагы трансформатор яңартылган, үткәргечләре алышынган.

Түбән Колчурино мәктәбе янында 400 метр озынлыкта яңа электрүткәргеч сузылган. Район хакимияте, пекарня янындагы КТПлар урынына да якын көннәрдә яңаларын урнаштырачаклар, дип яза “Әлки хәбәрләре” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot