news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш музеена борынгы якут алкасы тапшырдылар

Шәһәр Советы рәисе урынбасары Айнур Әгъләмов аларны Нюрба шәһәреннән алып кайткан.

(Мамадыш, 30 октябрь, «Татар-информ», «Нократ», Миңневарис Мингалиев). Шәһәр башлыгы урынбасары-шәһәр Советы рәисе урынбасары Айнур Әгъләмов Мамадышның туган якны өйрәнү музеена 18нче гасырда якут хатыннары арасында модада булган чыбыклы алкалар бүләк итте.

Ул аларны Нюрба шәһәреннән алып кайткан. Якутлар ышануы буенча, хатын-кызларның колаклары тишелгән булырга тиеш. Юкса җеннәр аларның колакларыннан үзләренә калаклар ясаячаклар.


news_right_1
news_right_2
news_bot