news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кафе һәм рестораннарның эш вакыты чикләнә

Республикада төнге сәгатьләрдә тамаша-күңел ачу чаралары үткәрү тыела.

Татарстанда кафе һәм рестораннарның эш вакыты чикләнә
Абдул Фархан

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 31 октябрьдән җәмәгать туклануы биналарының эш вакытын һәм тамаша-күңел ачу чаралары үткәрүне чиклиләр. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын имзалаган.

Кафе, рестораннар һәм башка җәмәгать туклануы объектлары 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр эшен туктатачак. Әлеге чикләүләр «гражданнарга бинага кермичә генә хезмәт күрсәтү, заказлар китерү, аэропорт һәм вокзал территорияләрендә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүгә» кагылмый.

Шушы ук вакыт аралыгында республикада тамаша-күңел ачу чаралары үткәрү дә тыелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100