news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Изгелек» тернәкләндерү үзәге белгече яратуның биш теле турында сөйләде

Олы яшьтәге кешеләр өлкән балаларын һәм оныкларын кайчакларда аңламауларын әйтә.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова өлкән яшьтәге кешеләргә «Яратуның биш теле» социаль-педагогик дәрес үткәрде. Чараның максаты: балаларга, оныкларга карата үз мәхәббәтеңне белдерергә өйрәтү. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чара барышында үзәк карамагындагылар әби-бабайлар көнен бәйрәм итүнең тарихын һәм гореф-гадәтләрен белделәр һәм үз-үзеңне туганнар белән элемтәнең мөһим өлеше буларак аңлау күнекмәләрендә актив катнаштылар.

Дәрестә катнашучылар үзләренең өлкән балаларын һәм оныкларын кайчагында аңламаганын, кайвакыт аларга бер-берсе белән төрле телләрдә сөйләшәләр кебек тоелганлыгын әйтте. Тернәкләнүчеләр белгеч белән яратуның нинди телләре була, оныкларга һәм балаларга карата ярату хисләрен гаиләдә үзара аңлашуны яхшырту өчен ничек белдерергә кирәклеге турында фикер алыштылар.

Соңыннан һәр катнашучы бу көнне ничек итеп үткәрергә теләвен әйтте. Барысына да бәйрәм өстәле артында гаилә белән бергә җыелып альбом карау идеясе ошады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100