news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хисап палатасы балаларны мәктәпкә әзерләү өчен гаиләләргә 20 мең түләргә тәкъдим итте

Әлеге сумма ана капиталы акчасыннан түләнәчәк.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ). Россия Хисап палатасы балаларны мәктәпкә әзерләү өчен гаиләләргә 20 мең түләргә тәкъдим итте. Ведомство отчетында хәбәр ителгәнчә, сумма ана капиталы акчасыннан түләнәчәк.

Хисап палатасында әйтүләренчә, быел Россия Президенты Владимир Путин бу максатлар өчен гаиләләргә 10 мең сум бүлеп бирергә кушты. Әмма бу бер тапкыр гына бирелә торган түләү.

«Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә, мәктәпкә әзерләнү өчен бирелгән 10 мең сум 2021 ел өчен генә каралган. Гаиләләргә бу түләүне ана капиталы хисабыннан 20 мең сум күләмендә ел саен бирү тәкъдимен карарга кирәк», — дип хәбәр иттеләр ведомствода. 

Документ нигезендә, ел саен мондый түләүләр өчен ил бюджетыннан 60 млрд сум чамасы акча кирәк булачак. 

Ведомство бәяләмәләренә караганда, бер баланы мәктәпкә әзерләгәндә малайлар өчен уртача 19,3 мең, кызлар өчен 23,8 мең сум кирәк, бу әти-әниләрнең уртача хезмәт хакының 35 һәм 43 процентын тәшкил итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100