news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балигъ булмаган балаларны чит илгә алып бару тәртибенә үзгәрешләр кертеләчәк

Атасы яки анасы гаризасы нигезендә баланың Россия территориясеннән чыгуы чикләнә.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар- информ»). Россиядә балигъ булмаган балаларны чит илгә алып бару тәртибен үзгәртү планлаштырыла.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча баш идарәсе башлыгы Валентина Казакова белдергәнчә, барыннан да элек, ата-аналарның берсе баланың чит илгә баруына ризалык бирмәү турындагы гариза бирү мәсьәләсе камилләштереләчәк.

Атасы яки анасы гаризасы нигезендә баланың Россия территориясеннән чыгуы чикләнәчәк. «Шулай да, без бу мәсьәләдә бала мәнфәгатьләрен норматив рәвештә ныгытырга кирәк дип уйлыйбыз», — дип аңлатты белгеч.

«Баланың әтисе яки әнисе белән чит илгә чыгуына каршы булган гражданин гариза яза. Шул ук вакытта ул үзе баланы ял итү һәм дәвалану һ. б. өчен алып бара ала. Каршылыклар туса, барысы да суд тәртибендә хәл ителәчәк», — дип яза Валентина Казаковага сылтама белән РИА Новости.

news_right_1
news_right_2
news_bot