news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы урманында 36 кинолог кеше эзли

Идел буе, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш эзләү-коткару кинология исәп-хисаплары өчен ачык сертификация сынаулары уза.

 Тукай районы урманында 36 кинолог кеше эзли
Эльвира Гайнетдинова

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Тукай районында  Идел буе, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш эзләү-коткару кинология исәп-хисаплары өчен ачык сертификация сынаулары уза. 36 кинолог кеше эзли. Бу турыда «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

Кызганычка, коронавирус пандемиясе монда да үз төзәтмәләрен кертте. Кинолог һәм аларның 4 аяклы дусларына сертификация үтү мөмкинлеге яңа гына бирелде. Күптән түгел Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә Үзәк Россия вәкилләре өчен җыеннар узды, хәзер Идел буе, Урал, Себер һәм Ерак көнчыгыш коллегаларына чират җитте. 

5 көн дәвамында этләр һәм коткаручы кинологлар күнегүләрне үтә, алар нәтиҗәләре буенча дүрт аяклы коткаручылар үзләренең «һөнәри яраклылыгын» раслыйлар һәм бер елга аттестация алалар.  

Эзләнүләр өчен сертификация сынаулары программасы гадәти, ягъни этләр урман, бина һәм җимерлегән корылмалар арасыннан исән һәм үле кешеләрне табырга тиеш.   

«Бездә чит төбәкләрдән килгән коллегеларны кабул итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырырлган. Якында гына урман, күп аттестация өлеше шунда үтә. Катнашучыларның яртысы спорт залда яшәсә, яртысы палаткаларда. Яшәү өчен кирәк булган барлык мөмкинлекләр дә тудырылган», — ди Яр Чаллы буенча эзләү-коткару отряды башлыгы Илья Гончаров. 

Тагын бер кызыклы факт, эзләү-коткару эшләрен нәселле генә түгел, ә гади этләр дә башкара ала. Илья Олегович сүзләренә караганда, андый этләрдә эзләүгә табигатьтан бирелгән сәләт хәттә көчлерәк тә була.  




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100