news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Болгар радиосы» яңа форматта эшли башлый

Октябрь башыннан 91,5 FM дулкынында яңа сәхифәләр барлыкка киләчәк.

«Болгар радиосы» яңа форматта эшли башлый

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән «Болгар радиосы» яңа форматта эшли башлый. Яңа тапшырулар, яңа сәхифәләр, яңа йөзләр булачак. Бу хакта радионың матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бик күп еллар дәвамында „Болгар радиосы“ үзенең алтын хәзинәсен — алтын хитларын туплады. Безнең сандыкта ретродан алып, заман җырларына кадәр олы җыентык сакланган. Легендар җырчыларыбызны онытмыйча, шул ук вакытта яшь җырчыларны күреп, үсешләрендә ярдәм итү максатында эшлибез», — диделәр радиода.

Сизгәнсездер, соңгы арада «Болгар радиосы”нда яңадан-яңа тавышлар яңгырый. Ул да булса «Иртәнге чәй»нең яңа алып баручысы — Илнар Йосыпов һәм июль аенда яшен булып килеп кергән «ВәтШәәп Шоу» егетләре: Илшат Вакказов, Газинур Фәйзуллин һәм Нияз Рахман. Кыска вакыт эчендә аларның тавышлары халык күңелендә үз урынын табып өлгерде, диелә хәбәрдә.

Октябрь башыннан 91,5 FM дулкынында яңа сәхифәләр барлыкка килә. Айгөл Хәйруллина «Сүзлек» сәхифәсендә сирәк кулланыла торган татар сүзләрен өйрәтсә, «Рәхәт сәяхәт»тә Татарстанның бай тарихлы, истәлекле урыннарын радио тыңлаучыларыбызга сәяхәтче күзлегеннән җиткерәчәк. Наилә Гыйбадуллина «Киңәшле эш» тапшыруында төрле темага экспертларның файдалы киңәшләре белән бүлешсә, «Кызлар көндәлеге»ндә ул хатын-кызларны кызыксындырган сорауларга җавап җиткерәчәк.

Зөлфия Гыйлметдинова татар дөньясына үз өлешен керткән татарлар турында «Шәхесләргә шәрехләр»дә сөйләячәк. Шулай ук татар теле үсеше, милли сәясәт белән Фаил Гыймадов «Милли мөнбәр»дә таныштырачак. «Оныту мөмкин түгел» сәхифәсендә Шәмсия Җиһангирова музыкаль һәм әдәби әсәрләрнең тарихын, ә Гөлназ Миньязова «Булган бит, ә!» тапшыруында татар халкының гореф-гадәтләрен барлаячак. Машина йөртүчеләр белән булган юлдагы хәлләр турында Дилбәр Фәизова «Тәгәрмәч»тә таныштырып барачак һәм «Мәзәкләр» сәхифәсен башлап радио тыңлаучыларның кәефен күтәрәчәк, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

Бары тик «Болгар» радиосында гына популяр спектакльләрдә яңгыраган җырларны «Театр тавышы» сәхифәсендә тыңлап булачак. Ә «Җәүһәрләр»дә ретро җырлар, 90-нчы, 2000-нче елларның алтын хитлары яңгыраячак.

Әлбәттә, моңа кадәр булган тапшыруларның кайберләре шулай ук эфирда калачак. Алар арасында «Сәхнәдәш», «Иртәнге чәй», «Кайнар хит», «Авыл сулышы», «Без тарихта эзлебез», «Әдәби укулар», ә инде «Тормыш әлифбасы», «Нокта», «Хак дин» тапшыруларын яңа FM форматында тәкъдим ителәчәк.

«Иртәнге чәй» ләр яңа сезонда иртәнге 06.00-10.00 сәгатьләрдә эшләячәк, калган тапшыруларның да вакыты үзгәрә. «Сәхнәдәш» тә зәңгәр экраннарга кайта, аны ТНВ каналыннан карап булачак. Тыңлаучыларга уңайлырак булсын өчен тапшырулар шулай ук «Болгар» радиосының рәсми сайтында да урнаштырылып барачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100