news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Валентина Матвиенко Татарстан җитәкчелеген Республика көне белән тәбрик итте

Татарстан икътисади һәм социаль өлкәдә уңай үзгәрешләр юлыннан ышанычлы рәвештә хәрәкәт итә, инвестицион һәм инновацион потенциалын туктаусыз арттыра, дип искәртте Федерация Советы рәисе.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстан – Россиянең Идел буендагы ышанычлы терәге, шулай ук күп кенә милләт вәкилләре өчен кунакчыл йорт. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенконың котлау телеграммасында шундый юллар бар. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына юлланган.

Матвиенко билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшәүчеләр республика традицияләрен һәм мәдәниятен күз карасыдай саклый, ә Казан - «төбәкнең энҗесе» - хаклы рәвештә Россиянең өченче башкаласы дип атала. Ул илнең иң зур җитештерү, фәнни-белем бирү, рухи һәм спорт үзәкләреннән берсе.

«Бүгенге көндә, Россия Федерациясенең бөтен яктан зур үсеш кичергән субъектларыннан берсе буларак, Татарстан икътисади һәм социаль өлкәдә уңай үзгәрешләр юлыннан ышанычлы рәвештә хәрәкәт итә, инвестицион һәм инновацион потенциалын туктаусыз арттыра», - дип искәртте Федерация Советы рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда төрле пландагы күп кенә проектлар гамәлгә ашырыла, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы комплексы предприятиеләре эшли, инженер, туристлык һәм транспорт инфраструктурасы үсеш кичерә.

«Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының алга таба да кешеләрнең байлыгын арттыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәгенә, ә аның халкының гомуммилли бурычларны хәл итүдә актив рәвештә катнашачагына ышанам», - дип сүзен төгәлләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100