news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин пенсионерларның 10 мең сум акчаны мөмкин кадәр тизрәк алуын таләп итте

РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән бер тапкыр бирелә торган акчаны Россиянең барлык пенсионерлары (унар мең сум), шулай ук хәрбиләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре (унбишәр мең сум) алачак.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Пенсионерлар түләүләрне өстәмә формальлекләрдән башка гына алырга тиеш, дип белдерде РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмә вакытында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Кешеләрнең бу акчаларны мөмкин кадәр тизрәк, өстәмә формальлекләрдән башка гына, үзләренә ничек уңайлы булса, шулай алуы бик тә мөһим», - диде Мишустин.

РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән бер тапкыр бирелә торган акчаны Россиянең барлык пенсионерлары (унар мең сум), шулай ук хәрбиләр һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре (унбишәр мең сум) алачак. Финанс министры Антон Силуанов хәбәр иткәнчә, әлеге түләүләр өчен 500 миллиард сумга якын акча кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100