news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты пенсионерларга түләү өчен 454 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк

Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, әлеге акчалар пенсионерларга Covid-19 пандемиясе чорында барлыкка килгән өстәмә чыгымнарын компенсацияләргә ярдәм итәчәк.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Россиядә пенсионерларга бер тапкыр түләү өчен 454 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән гражданнар сентябрь аенда унар мең сум акча ала башлаячак, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте.

«Дәүләт башлыгы пенсия рәсмиләштергән кешеләрнең барысын да 10 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган пособие белән тәэмин итәргә кушты. Акчаны шулай ук эшләүче һәм хәрби пенсионерлар да алачак. Әлеге максатларга Хөкүмәт барлыгы 454 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк», - дип белдерде РФ Премьер-министры үз урынбасарлары белән үткәргән киңәшмәдә.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге акчалар пенсионерларга Covid-19 пандемиясе чорында барлыкка килгән өстәмә чыгымнарын компенсацияләргә ярдәм итәчәк. Шунлыктан аларның үз ияләренә мөмкин кадәр тизрәк, «өстәмә формальлекләрдән башка гына, үзләренә ничек уңайлы булса, шулай» барып җитүе бик тә мөһим.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россиядә яшәүче 30,7 миллион пенсионер киләсе атна ахырына кадәр унар мең сум акча алачак. Акча пенсияне банк картасына алучыларга күчереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100