news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәһәр көнендә Чистайда беренче тапкыр кулчатырлар бәйгесе узды

Конкурста җиңүчеләргә һәм призерларнга истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә барлык катнашучылар татлы призлар алды.

Шәһәр көнендә Чистайда беренче тапкыр кулчатырлар бәйгесе узды
«Чистопольские известия»

 (Казан, 30 август, «Татар-информ»). Шәһәр көнендә Чистайда беренче тапкыр «Мин Чистайны яратам» дип исемләнгән кулчатырлар конкурс-парады үткәрелде. Конкурста теләге булган һәркем катнашты. Алар кулчатырларын үзенчәлекле итеп бизәргә тиеш иде.  Анда туган шәһәргә игелек һәм мәхәббәт темасы чагылырга тиеш иде. Бу хакта «Чистопольские известия» яза.

Чараны «Восток» мәдәният һәм ял итү үзәге оештырды. Чистайлыларга кулчатырларны бизәү өчен  теләсә нинди материалны кулланырга рөхсәт ителде.

Тәкъдим ителгән барлык эшләр дә мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Төрле техника белән эшләнгән әйберләр бәйге кунакларын җәлеп итте. Кайбер эшләрдә Чистайның матур табигате күренеп тора, ә кайберләре бизәк, чәчәк һәм рәсем белән бизәлгән. Конкурска шулай ук Чистай фоторәсемнәре төшерелгән зонтиклар да тәкъдим ителде.

Жюри әгъзалары иң яхшы эшләрне билгеләде, шулай ук лаеклы призерларны һәм җиңүчене сайлады. Конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә барлык катнашучылар татлы приз алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot