news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә янгыннар аркасында эвакуацияләнгән туристлар кунакханәләргә кире кайтты

«Бодрумда беркем дә зыян күрмәде», — диде шәһәр мэры.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Төркиядә янгыннар аркасында эвакуацияләнгән туристлар кунакханәләргә кире кайтты. Бу хакта Бодрум шәһәре мэры Әхмәт Арас хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Арас аңлатканча, ул Россия, Германия, Украина консуллыклары белән һәрвакыт элемтәдә тора.

«Бодрумда беркем дә зыян күрмәде, эвакуация вакытында без барлык кешене дә диңгез буйлап алып чыктык», — дип сөйләде шәһәр башлыгы.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Бодрум һәм Дидима районнарында янгыннар булган. Төркия авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Бәкер Пакдемирли сүзләренчә, илнең көньягында урман янгыннары нәтиҗәсендә дүрт кеше һәлак булган. Соңгы ике көндә илнең 17 провинциясендә барлыгы 58 урман янгыны теркәлгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100