news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре куллана башлаячаклар

Яңа хезмәт кенәгәләрен әзерләү тәртибе Финанс министрлыгына йөкләнгән.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). 2023 елның 1 гыйнварында Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кулланыла башлаячак, әмма элеккегеләрен дә кулланырга мөмкин булачак.

«2023 елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре кулланыла башлаячак. Бу карарны хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», дип хәбәр итә Россия Министрлар Кабинеты хәбәренә сылтама белән РИА Новости.

Шул ук вакытта хезмәткәрләр элеккеге хезмәт кенәгәләрен файдалана алачак, дип билгеләп үтелә. Бу эш бирүчеләрдә сакланган иске үрнәктәге бланкларга һәм өстәмә битләргә дә кагыла.

Яңа хезмәт кенәгәләрен әзерләү тәртибе Финанс министрлыгына йөкләнгән. Ул эш бирүчеләрне яңа үрнәктәге документлар белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнәчәк.








news_right_1
news_right_2
news_bot