news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә КВН татар лигасы уены узачак

КВН татар һәм рус телләрендә булачак.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). «Әйдә, шаяРТ» татар КВН лигасы Мәскәүдә уеннар оештыра, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге үзенең Instagram битендә.

КВН татар һәм рус телләрендә булачак. Татар сүзләрен һәм әйтемнәрен кулланган өчен конкурс жюрие катнашучыларга өстәмә баллар өстәячәк.

Җиңүчеләрне призлар, бүләкләр һәм «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» республика уенында катнашу өчен Казанга бару мөмкинлеге көтә. Уенда катнашу өчен үз командаңны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге яшьләр советы сайтында теркәргә мөмкин.

Уен 14 августта Кече Татар тыкрыгы, 8 адресы буенча урнашкан Татар мәдәни үзәгендә узачак. Тамашачылар һәм җанатарлар өчен керү ирекле.

Татар КВН лигасы инде 26 ел эшләп килә. Ул Чаллы шәһәрендә оештырылган, ә соңрак Казанда эшен дәвам иткән. 2019 һәм 2020 елларда ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән юмористик лига әле телевизион проект та булды. Программа якшәмбе көнне 15.00 сәгатьтә ТНВ телеканалында чыга.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100