news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә күренекле галим Эрик Галимовны искә алдылар

Эрик Галимов узган елның ноябрендә вафат булды.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Кичә, 29 июльдә, күренекле галим, геохимик, профессор, Россия Фәннәр академиясе академигы Эрик Михайлович Галимовның тууына 85 ел тулды. Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре аны Троекурово зиратында искә алдылар. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эрик Галимов узган елның ноябрендә вафат булды.

Эрик Галимов Россия фәннәр академиясе профессоры, академик, 20 елга якын В.И.Вернадский исемендәге Геохимия һәм аналитик химия институтының фәнни җитәкчесе иде. Эрик Михайлович - инглиз, испан, кытай телләренә тәрҗемә ителгән күп китаплар, йөзләгән фәнни мәкаләләр авторы, «Геохимия» журналы мөхәррире булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100