news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә «Автоледи» бәйгесенә бер ана яшь баласы белән килгән

Алинә Дмитриева «Автоледи 2021» титулына лаек булды.

Чирмешәндә «Автоледи» бәйгесенә бер ана яшь баласы белән килгән
Гөлсирә Шәрифуллина

(Чирмешән, 30 июль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә узган «Автоханым — 2021» бәйгесенең иң яшь катнашучысына 4 ай иде. Язилә әнисе — Минзилә Мортазина кулыннан бер төшмәде. Ярдәме тиде бугай — Мортазиннар бүгенге бәйгедә икенче урын яуладылар.

«Беренче тапкыр шундый ярышта катнашам.Машина йөртү стажым биш ел. Бүгенге заманда хатын-кызга техника бик кирәк. Йомышың төшсә, теләсә кайсы вакытта руль артына утырасың да, чыгып китәсең. Ирем белән, машинабызны чиратлашып йөртеп, Кырымга да, Мәскәүгә дә бардык», — дип сөйләде Минзилә.

Гомумән, быелгы бәйгедә, башка еллар белән чагыштырганда, күп кеше катнашты. Үз көчләрен сынап карарга җиде ханым килгән. Бәйге өч этапта узды, әүвәл гүзәл затларның юлда йөрү кагыйдәләрен тикшерделәр. Дөресен әйткәндә, кайберәүләр өчен кагыйдәләрне искә төшерү авыррак булды. Куркасы юк, анысы, дөрес җавап бирмәгән өчен йөртү таныклыгын алмыйлар.

Фигуралы дистанцияне Настя беренче булып узды. Күрсәткече дә яхшы. Ләкин полициядә кинолог булып эшләүче Алинә Дмитриевага тиңнәр булмады. Ул инде «Автоханым» бәйгесендә өченче тапкыр катнаша, бер елны Казанда да район данын яклады. Быел аңа кабат республика күләмендә үз осталыгын күрсәтергә туры киләчәк, чөнки район бәйгесендә ул беренче урын алып, беренче дәрәҗә кубокка һәм «Автоледи 2021» титулына лаек булды.

Конкурста һәр катнашучыга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100