news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле районында территорияләрне төзекләндерү буенча конкурс игълан ителде

Конкурс өч этапта уздырылачак.

(Чүпрәле, 30 июль, «Татар-информ», «Туган як»). Чүпрәле районында территорияләрне төзекләндерү буенча конкурс игълан ителде. Конкурс халыкны, барлык милек формасындагы оешмалар коллективларын санитар чистарту һәм төзекләндерү эшенә җәлеп итү максатыннан оештырыла.

Конкурста Чүпрәле муниципаль районы халкы, предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.

Конкурс «Иң яхшы предприятие», «Үрнәк йорт», «Чүпрәле муниципаль районы ветераннары арасында иң яхшы бакча», «Иң яхшы авыл җирлеге» номинацияләре буенча үткәрелә.

Конкурс өч этапта уздырылачак: I этап-конкурс материалларын җыю-2021 елның 1 июненнән 18 августына кадәр; II этап-объектларның төзеклеген бәяләү һәм нәтиҗәләр ясау-2021 елның 19 августыннан 26 августына кадәр; III этап-җиңүчеләрне бүләкләү-2021 елның 30 августында.

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм конкурс материаллары Конкурс комиссиясенә 2021 елның 19 августына кадәр түбәндәге адрес буенча бирелә: Татарстан Республикасы, Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 йорт (107 һәм 204 нче кабинет).


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100