news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

Шәһәрдә яшәүчеләр өчен бәйрәмнәр үткәрү матур традициягә әйләнде.

Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 30 июль, «Татар-информ», «Маяк»). Азнакай шәһәрендә Таҗи Гыйззәт урамындагы 16нчы йорт ишегалдында Мәдәни үзәк Азнакай шәһәренең 13нче территориаль иҗтмагый үзәге белән берлектә ишегалды бәйрәме үткәрде. Биредә яшәүчеләрне район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов, 13нче ТОС җитәкчесе Әнисә Зарипова котлады.

Район сәхнәсе артистлары катнашында бик эчтәлекле концерт программасы тәкъдим ителде һәм балалар өчен уен-күңел ачу программасы да оештырылды. Бәйрәм кунаклары бик теләп конкурсларда катнашты, биеде, җырладылар, баянда уйнады, ял итте һәм вакытны күңелле үткәрде.

Өлкәннәр, шулай ук бәйрәмдә иң актив катнашучылар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Кунаклар өчен ачык һавада чәй эчү оештырылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100